БАСЫМ I и. 1) Аяк басу, адым. Биючеләрнең аяк басымнарыннан идәннәр дер селкенә. К.Нәҗми 2) Бер аяк баскан, бер адым озынлыгындагы ара үлчәме. Үзебезнең совет җирен бер басымын да бирмәбез. М.Җәлил 3) Нәрсәгә дә булса авырлык яки көч белән басу, төшерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән сурәт, эз, уем 4) физ. Механик тәэсир көче. Бу хәлне күргән Брим, йөгереп барып, торбадагы краннарны ачты, һәм су, басым астында ургылып, базга ага башлады. Р.Мөхәммәдиев. Көзге сыман ялтырап яткан юка кар элпәсе тыгыз, дымык җил басымына түзә алмый, челтер-челтер уала; чана эзләренә кар суы тибеп чыккан. Ф.Сафин. Газ басымы белән газ температурасы һәм молекулалар концентрациясе бәйләнеше түбәндәгечә белдерелә. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы 5) Этү, кысу, кысрыклау. Дошман безнең басымга түзә алмады. Ә.Айдар 6) күч. Көч, хакимлек белән тәэсир итү, мәҗбүр итеп, көчләп эшләтү. Әмма ул үзгәреш милли мәдәниятләрнең хәлен яхшырту юнәлешендә түгел, бәлки әле югарыдан басым ясап, ул басымны елдан-ел көчәйтү һәм барысын да бер калыпка сыйдыру юлында эшләде. К.Миңлебаев. Ләкин нинди генә сәяси-экономик басым астында булмасын, хезмәт ияләре гаделлек өчен аяусыз көрәш сафына бастылар. Казан утлары. Мондый хәлне сәясәтчеләрнең бер өлеше «административ басым нәтиҗәсе» дип бәяли. Шәһри Казан 7) лингв. Сүздәге иҗекне яки сөйләмдәге сүзне көчлерәк тавыш белән әйтү. Басым сөйләмнең бер кисәген (иҗекне, сүзне, сүзләр тезмәсен) башкаларыннан аерып куя. Ф.Сафиуллина. Газинурга карап ала-ала, басымнарны һәм авазларны мөмкин кадәр ачыграк бирергә тырышып, кычкырып әйтеп тора. Г.Әпсәләмов. Паузаларда көчле басым китерелә, һәм басым үз якынындагы иҗекләр басымының ничек оештырылуына йогынты ясый. Г.Нигъмәти 8) иск. Бастырырга таратып җәелгән ашлык, җәем. Әнисә --- ындыр эшләренә бер көн дә калмастан катнашып йөрде. Бергә арыш суктык, басым бастырдык, бәрәңгеләр казыдык. З.Бәшири ◊ Басым ясау 1) Нәрсәгә дә булса аеруча әһәмият биреп, игътибарны шуңа юнәлтү. Директор Чечнядагы банда оешмаларының кылган гамәлләрен, ничә солдатны яралавын бәян итә, сугыш операцияләре барышына бәя бирә, басым ясап, бәйсезлеге өчен кулына корал алган чечен сугышчыларын бандитлыкта гаепли. Н.Хәсәнов. Команданың яшь әгъзалары исә, Рим Шәфыйковичның, «начальник» кына булып калмыйча, остаз һәм тәрбияче икәнлегенә дә басым ясадылар. Татарстан; 2) Янап, үгетләп, үпкәләп яки рәнҗеп, көч, хакимлек белән, башкаларның фикеренә тәэсир итү. [Миңниса җиңгинең] Бу төртмәле сүзләре, баягыча көчле басым ясау теләге белән түгел, бәлки үзсүзләнеп әйтелгән көчсез каршылык кына иде. Ә.Фәйзи. Әмма ул үзгәреш милли мәдәниятләрнең хәлен яхшырту юнәлешендә түгел, бәлки әле югарыдан басым ясап, ул басымны елдан-ел көчәйтү һәм барысын бер калыпка сыйдыру юлында эшләде. К.Миңлебаев |