БАСЫЛУ ф. 1. 1) төш. юн. к. басу II ( 1, 5 9, 12 16, 18, 20, 21, 27, 31 мәгъ.). «Чаян» журналында басылган бер карикатураның да мәгънәсен ялгыш аңлаганмын булып чыкты. М.Әмир

2) Тыгызлану, утыру. Май кисәкләре басылсыннар өчен, аның өстенә авыр әйбер бастыралар, бу исә тигез тозланырга ярдәм итә. Йорт эшләре

3) Бәхәс, дау, хәрәкәт, шау-шу, ыгы-зыгы әкренәю, кискенлеге яки зыяны бетү, тынычлану. Безнең Бохара әмире белән конфликтыбыз әле булса басылганы юк. Ш.Усманов. --- бераз кысыла төшеп, Фәгыйләгә дә урын бирә. Шуның белән шау-шу да басыла. С.Сабиров. Авылдашларының да өне басыла. Р.Камалов

4) Хисләр, тойгылар, кичерешләр, күңел ярсуы бетү, кимү . Чыңгызның әрнүләре басылмый. Н.Хәсәнов. Фатыйма чәчен йолкый-йолкый елый башлый. Ачуы әзрәк басыла. А.Алиш

5) Боегу, юашлану, басынкылану. Элегрәк, басылып яшәгән чорында, шикләнеп-шикләнеп куйса да, хәзер үзенең җиңеп чыгачагына ышанычы артты. М.Кәбиров. Әмма Кенәленең иң матур, иң гүзәл чагы язгы ташкыннар ярсуы бераз басылып, ярларына кайтып тынычланган вакытта була... М.Хәсәнов

6) күч. Сүрелү, кимү, сүнү, бетү, тукталу. Бераздан инде җил басыла. М.Хәсәнов

2. басылып рәв. мәгъ. Бөтен игътибарны, сәләтне, көчне биреп. Белүебезчә, әдәбият, бигрәк тә аның проза тармагы, автордан язу өстәле янында озаклап һәм басылып утыруны, язган әйбереңне кат-кат укуны һәм җентекләп төзәтүне, аннары тагын әллә ничә мәртәбә күчереп язуны таләп итә. М.Вәлиев. Илдарның барыбер минем белән килешәсе килмәде: – Басылып кына укысын. Егетләр качмас, – дип кырт кисте. Э.Шәрифуллина

Басыла бару 1) Акрын-акрын басылу, торган саен ныграк басылу

2) Һәрберсе, булган берсе басылу

Басыла башлау Басылырга тотыну. --- шагыйрьнең, бер-бер артлы, шигырь җыентыклары басыла башлый. Р.Даутов

Басыла килү Даими басылу . Сиксәненче елларның ахырыннан башлап, уңышлы рәвештә яза һәм басыла килүче икенче яшь прозаик – Флүс Латыйфи. М.Вәлиев

Басыла тору к. басылып тору ( 1 мәгъ.). Аның [Мәсгуд аганың], бер-бер артлы, мәкаләләре басыла торды. Р.Кадыйров. Шуннан соң барлык шигырь һәм поэмалар Сибгат ага кулы аша узды һәм басыла торды. Ә.Баян

Басыла төшү Берникадәр, бераз басылу. Саф һавада йөреп керсәң, баскычтан йөгереп менеп төшсәң, кеше арасына чыксаң, йөрәк ярсуы басыла төшә. М.Маликова. Аның тавышы йомшарган, ярсуы басыла төшкән иде. М.Хәсәнов. Йөрәкнең гөрс-гөрс тибүе басыла төшкәч, мин аякларымның туңа башлаганын сиздем. Ә.Хәсәнов

Басылып бетү Тәмам басылу; барысы да басылу. Сагышларын басты Рәшидә ---. Ай-һай, белмим – Басылып ук бетте микән соң? М.Шабаев

Басылып җитү 1) Билгеле бер вакытка басылырга өлгерү

2) Тулысынча, ахырга кадәр басылу. Басылып җитмәгән ярсуы кинәт гөлт итеп кабынып китте, һәм, шул ук секундта, аңа бөтенесенә дә бары ул гына – Фәридә генә гаепледер шикелле тоелды. Н.Фәттах

Басылып калу 1) Үзеннән-үзе басылу, кинәт басылган хәлгә килү. Буранның иртәсендә бөтен дөнья тынып, басылып калды

2) Басылырга өлгерү. «Аң» журналында Сәетгәрәй Еникеевнең, кызганычка, бик иртә үлеп киткән өметле шагыйрьнең, берничә шигыре басылып кала. Ә.Еники

3) Бастырылу, нәрсәнең дә булса астында калу. Ул зур масса астында берүзе басылып калгандай була. М.Вәли-Барҗылы. Бигрәк тә бабасының агачка басылып калуы турындагысы ошый малайга. Ф.Яруллин

Басылып килү 1) Әкренләп, аз-азлап басылу. Җил басылып килә. Дулкыннар әкрен-әкрен басылалар. М.Җәлил

2) Электән үк, даими рәвештә басылу. Газета битләрендә, һәр сан саен диярлек, күләмле фельетоннар басылып киләләр. Ф.Җәүһәрова

Басылып китү Бераз, аз гына басылу. Миндә ишан өшкергән тоз бар, шуны изеп эч, йөрәгең басылып китәр. Г.Камал

Басылып кую Кинәт кенә басылу

Басылып тору 1) Еш, һәрвакыт, әледән-әле басылу. --- әдипнең әсәрләре бер-бер артлы басылып тора. Х.Миңнегулов

2) Вакытлыча тынган булу, хәзергә генә басылган булу. Ютәле басылып торган чакларда да күңеле күтәрелми, ахрысы. С.Сабиров. Көндез басылып торган җил-яңгыр төнгә каршы тагын көчәеп китте. М.Әмир. Халыкның аңарчы басылып торган --- иҗади куәсе тормышның һәр өлкәсендә ургылып, бәреп чыкты. Казан утлары

Басылып чыгу Басылган булу, дөнья күрү. «Шаһмаран» һәм «Сал-сал» исемле дастаннар Казан университеты басмаханәсендә басылып чыга. И.Салахов. Журналда басылып чыккан әсәрләрнең әдәби эшләнешләре төрлечә ---. Казан утлары

Басылып яту Йокымсыраган халәт кичерү, актив булмау. Тора-бара, бу моң иң каты йөрәкләрне дә ярылырга мәҗбүр итәрдәй булып үсте, күңелләрнең моңа кадәр басылып яткан иң нечкә, иң газиз хисләренә барып тиде. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә