БАСУ II ф. 1. 1) Гәүдә туры торыш алып, аякка калкыну; аяк өстенә калкыну. Төлке әйтте: «Әй, Кәҗә, аягүрә бас син элек!» М.Гафури. Чын көрәшче кебек, аякларын аерып, әзрәк алга иелебрәк, нык итеп басты. Р.Хафизова

2) Нинди дә булса урында тукталып, аяк өсте тору. Ишек шакылды, ачылды, ике кулына чемоданнар тоткан, артына ике бала иярткән бер хатын килеп басты. Г.Исхакый. Менә ул – егет солтаны – сәхнәгә Хәйдәр Бигичев чыгып баса. М.Галиев. Әни үзе дә әтием алдына нәкъ шулай итеп килеп баса торган иде. Э.Шәрифуллина. Балалар бер урынгарак тупланып басалар. Кабыргалы-камчылы: Татар халык уеннары

3) Билгеле бер эшкә, шөгыльгә керешергә әзер булу, эш урынын алу. Отделение бер тәүлеккә дежурга басты. Р.Кәрами. Ил намусы, саф тойгылар белән Солдат булып сафка бастык без. Ә.Ерикәй

4) Адымлау, атлау, адым ясау. Акрын гына басып, карана-карана, сакланып кына, Хәлил керә. М.Фәйзи

5) дини Намазлык өстендә намаз, дога уку. Иртә белән, яңадан-яңа бәла-казалар килмәсен, дип, ярлыкау догасына басалар. М.Әмирханов. Шул сүзләрдән соң бу адәм, тиз генә тәһарәт алып, намазга баса. Р.Кадыйров

6) Бию адымы ясау; бию. Бас, бас эзенә, күз тимәсен үзенә! Җыр. Бас, кызым, Өммегөлсем, Баскан җирең өзелсен; Баскан җирең өзелмәсә; Минем дустым түгелсең. Җыр

7) Кул көче белән аска таба этү. Рәүф сикереп тора да лампочканың төймәсенә баса. М.Маликова. До-ре-ми-фа-соль-ля-си-до... Укытучы хатын күгәргән бармаклары белән пианино клавишаларына баса да шулай җырлый. М.Мәһдиев

8) Аралаштырып, катнаштырып, изеп үзле итү. Ул «как-төш» дигәннәре шул: әүвәл камырны басалар йомырка белән, сөт белән, май белән катыштырып. К.Насыйри. Шуңа күперткән йомырка агын һәм калган онны өстәп, камыр басарга кирәк. Йорт эшләре

9) Йон массасын махсус ысуллар белән әвәләп, кирәкле форма һәм тыгызлык бирү. Җырлый-җырлый, гөрли-гөрли, Өмәләрдә тула басабыз. Җыр. Сездә тула басалармы? Бездә тула басалар! Сездә ничек, бездә шулай Биеп күңел ачалар. Җыр. Киез, тула басу, көнкүрештә шулардан эшләнгән әйберләрне файдалану төрки халыкларда, шул җөмләдән татарларда да, киң таралган булган. Мәдәни җомга

10) Кош-корт, бала чыгарганда, йомырка өстендә утыру. Үрдәк йомыркасын тавык басар, бәпкәсе суга качар. Мәкаль

11) Нәрсәне дә булса уч, бармаклар белән каплау, томалау. Зифа, сикереп торып, колагын басып йөгерә. М.Фәйзи // Нәрсәне дә булса яссы ягы белән билгеле бер урынга китереп кысу. Дошман тәнгә кызу тимер басты. М.Гаяз. Кемдер әзер, өстәп, уртасына кызган тимер белән басарга. Р.Фәйзуллин

12) Язу техникасы ярдәмендә өслеккә билгеләр, хәрефләр төшерү. Фазыл Шәех язу машинкасының клавишаларын үзенең бармаклары сиземләвенә көйләп чыкты һәм үз шигырьләрен машинкада үзе баса иде. Ә.Шәрипов

13) Китап, газета-журнал һ.б.ш.ны нәшер итү. Мең еллар элек, хәтта соңрак та әле, китап басу станоклары да булмаган. Ул чорда китаплар кулъязма хәлендә йөргән. Г.Бәширов. Татарстаннан читтә – Идел-Урал буйларында, Себердә, Урта Азиядә, Мәскәүдә, Петербургта, ниһаять, чит илләрдә татар китабын басу тарихы өйрәнелмәгән әле. Сөембикә

14) Язуны яки рәсемне, төрле җайланмалар ярдәмендә, башка өслеккә төшерү яисә чигеп, каеп күчерү. Риваять буенча, бер баланың кулына мөһер басалар, һәм ул, үскәч, шушы мөһер аркасында төрле михнәтләр күрә. Т.Гыйззәт. Хисмәт Кәримовның рәсемен дә Газет уртасына басканнар. Ш.Маннур

15) Авырлык яки көч белән тәэсир итү, басым ясау. Сулы көянтә-чиләкләр иңнәрне баса. Ф.Яруллин. Җәяүлегә янчык та авыр, Бара-бара баса ул. Р.Идиятуллин. Аннан соң, бармакларны тырпайтып, кулны тез өстенә куегыз, чәнчә бармак янындагы атсыз бармак белән тез астында кырыйдарак урнашкан батынкы урынны табып шуңа басыгыз һәм 5 минут дәвамында түгәрәк хәрәкәт белән массажлагыз. Файдалы киңәшләр

16) Сусынны кандыру, эчәсе килүне канәгатьләндерү. Бу дөньяда шулай – кемнәр сусый, Сусын басар өчен кизләү бар. Б.Рәхимова

17) Авырлык, җайсыз урнашу нәтиҗәсендә, тән тиресе суелу, чиләнеп чыгу. Атларның күбесенең муеннарына камыт тигән, җилкәләрен ыңгырчак баскан. Г.Галиев

18) Нинди дә булса авырлык өскә ишелеп төшеп имгәтү, һәлак итү. Гомерем булса, таш басмаса, Ташламам, җанкисәгем. Җыр

19) Ию, бөгү, түбәнәйтү, тәбәнәкләндерү. Әтинең бу сүзләрен ишеткәч, башымны түбән бастым. М.Гафури

20) иск. к. бастыру ( 7 мәгъ.) Иген басу

21) Үлчәү тәлинкәләренең авыррак ягы аска төшү. Кеше рухы үлчәү табагында тартышып тирбәлә: әле яхшылык ягы баса, әле – яманлык... Ш.Галиев

22) Карта уенында: көчлерәк карта белән каплау, ябу. Уен тузы белән басу

23) Нинди дә булса явыз көчләр яки ерткыч хайваннар һөҗүм итеп, корбанын үтерү, җиңү. Албасты көчсезләрне баса. Мәкаль

24) Талау нияте белән, илгә, чит җирләргә килеп керү, үзенең хакимлеген урнаштырырга, буйсындырырга омтылу. Кинәт дошман килеп басты, Хәйран калды бөдрә тал. Ә.Ерикәй

25) Тыю, тынычландыру. Хатын-кызның, бала-чаганың елашуыннан ярсыган йөрәкне аз гына булса да басу өчен, шактый гына салып алган агайларның җырлавыннан авыл гөр килеп торды. М.Хәсәнов. Мебикар алкоголизм белән авыручыларның ярсучанлыкларын баса… Серле сандык календаре

26) Авазны, тавышны акрынайту. Икешәрләп-өчәрләп, Әхмәдулланың ак өенә җыелалар да, тавышларын басып кына, нәрсәдер сөйләшәләр. Н.Гыйматдинова . Телевизор тавышын басу

27) күч. Нинди дә булса әгъзаның авыртуын киметү, тоймаслык итү, тынычландыру. Бар ул андый дару ---. Тик ул да шул, ахыр килеп, авыртуны вакытлыча гына баса торган дару кебек кенә тәэсир итә. Ф.Абдуллин. Теш сызлавын басу

28) күч. Арттан куып җитеп килү, эзәрлекләп килү. Эзенә басу. Үкчәсенә басу

29) күч. сөйл. Урлап, талап чыгу. Лесхозның кассасын басканнар иде. Т.Нәҗмиев. Моннан бер атна элек безнең шәһәрдә квартира басу җинаяте булган иде. М.Насыйбуллин. Милициядә балигъ булмаган балалар бүлегендә исәптә торучы Илсур исемле шук малай аны, акча табарга өйрәтәм, дип, үзе белән бергә гәҗит киоскын басарга өнди. Юлдаш // Кеше бакчасына кереп, хуҗа рөхсәтеннән башка, анда үскән яшелчә, җиләк-җимешне җыеп чыгу. Шаярган булып, авыл малайлары бакча баса. С.Шәрипов

30) күч. сөйл. Бар нәрсәдән дә әһәмиятлерәк булып, беренче планга чыгу, кичектергесез хәл итү бурычы туу. Әлбәттә, татар режиссёрлары алдына, кичекмичә, жанр чишелешен эзләү проблемасы килеп баса. М.Арсланов. --- шигърият һәм нәсернең милли йөзен саклап калу әдипләребез алдына иң мөһим бурычларның берсе булып баса. З.Мөхәммәтшин

31) күч. Өстенлек алу, өскә чыгу. Каратамак бакалары никадәрле генә бердәм бакылдашмасыннар, барыбер баса алмыйлар кошлар хорын. Ф.Шәфигуллин. Шулай, җыр белән, авыр тормышны басабыз. М.Мәһдиев

32) күч. Кешенең төс-кыяфәтенә, фигыленә тискәре йогынты ясау, юашландыру, көчсезләндерү . Картлык басу. Тормыш басу

33) күч. Тормышта, яшәештә авырлыклар, кыенлыклар алдында калу. Кыз баланың җилкәсен кайбер өлкәннәр дә күтәрә алмаслык авыр тормыш йөге баскан. Р.Хафизова

34) күч. Күпме дә булса хакка туры килү, бәягә төшү. Агачны ташыту, агач бәяләрен кушсаң, мунча 800 900 сумга менә дә баса. Т.Миңнуллин

35) күч. Каплау, каплап алу, томалау, күмеп китү. Тик беркөнне күкне болыт басты. Ә.Ерикәй. Габдел Латыйф хан идарәсендә Кабан күле хәттин ашып ташый, тирә-як авылларны, бистәләрне су баса, халык бик күп каза күрә. Р.Батулла. Бер генә атна чистартма – тирес бөтен абзарыңны баса. А.Хәсәнов. Урамны кар басты, коймалар әллә кайчан аста калды. Г.Ибраһимов // Күп булып үрчү. Йомшак агачны корт баса. Мәкаль. Кытай башкаласы санэпидемиологлары шәһәрне таракан басуы турында белдерәләр. Шәһри Чаллы // Күп булу, еш үсү, куерып каплау. Бөтен бер басулар кысыр калып, әрем-алабута, төрле чүп үләне басты. Ф.Хөсни // Күп кабатлану, еш очрау, ешаеп китү. Ата-бабаларын уллары таныса, изгеләр зираты өстенә клуб салдырамы? Имансызлык, сәрхушлек, зиначылык баса дөньяны. Р.Батулла

36) күч. Санга сукмау, кимсетү, җәберләү. Усал булсаң – асарлар, юаш булсаң – басарлар. Мәкаль

37) күч. Авыр бер тойгы, хис биләп алу, чолгап алу, изү. Шәяхмәтнең тәбәнәк өен кара кайгы басты. М.Мәһдиев. Газаплы уйлар баскангамы, карчыкның ансыз да бәләкәй гәүдәсе тагын да куырыла, сыгыла төшкән иде. М.Хәсәнов. Әтисен хәсрәт ташы басты. Н.Хәсәнов

38) күч. Бик нык ардыру, йончыту, хәлсезләндерү. Очы юк юешлек тәнне баса иде, албасты пәрисе баскан кебек изә иде. Г.Исхакый. Хезмәт, авыр хезмәт басты аларны. Р.Ишморат

39) күч. Шөгыльләнә башлау, нәрсә дә булса эшләргә керешү. Логик таянычын югалтса, ул хәйлә, мәкер, алдашу юлына баса. Казан утлары. Шулай итеп, ундүрт яшендә ул беренче мәртәбә җинаять юлына баса. Юлдаш

40) күч. сөйл. Билгеле бер яшькә керү, олырак яшькә таба бару. Яшең алтмышка басканда, алты яшьлек оныгың булсын. Мәкаль. Фарук абый белән Гөлсем җиңги генә чамасыз картаеп киткәннәр – җитмешнең өстенә басу белән, ягадагы уллары-кызларының кайтып булышканнарын көтеп яшәр хәлгә төшкәннәр. К.Миңлебаев

41) күч. Күз алдына килү, пәйда булу, искә төшү. Һәм янә күз алдына мич аралыгындагы теге елгы бәрәңгеләр килеп басты. Н.Хәсәнов. Шул ук секунд күз алдыма аның әтисе – шушы нигездә яшәп, Ватан сугышында һәлак булган энем Һади Ишморатов килеп басты. Р.Ишморат. Ниһаять, алар кечкенә ачыклыкка чыктылар, һәм күз алларына биек, калын, тәкәббер сынлы имәннәр, наратлар һәм чыршылар килеп басты. Ә.Фәйзи

2. басып рәв. мәгъ. 1) Тыгызлап. Капчыкны басып тутыру

2) Узып китеп, калдырып

3) Эзәрлекләп, артыннан ук. Бу телчән хатынның басып килеп керүе аеруча Хәдичәгә ошамады булса кирәк. М.Хәсәнов

◊ Баскан да каткан мыск. Бер дә кузгалмыйча, тик басып торган кеше турында. Баскан җиреннән ут чыгара Бик гайрәтле, дәртле, нык-нык басып йөрүче, уңган, булдыклы кеше турында. Баскан эзеннән ут чыгара к. баскан җиреннән ут чыгара. Баскан эзләреннән ут чыгара. М.Әмир. Басса – бакыр изәрдәй, типсә – тимер өзәрдәй Гайрәтле, көче-куәте ташып торган, яшь, сау-сәламәт. Басса – бакыр изәрдәй, типсә – тимер өзәрдәй егет кешегә, сырхантай баш кебек, өйдә ябылып утыру килешәмени ул? Г.Әпсәләмов. Басып калдыру 1) Кеше хакын үзләштерү, бирәчәкне бирмәү; 2) Эшне фаш итмичә, йомып калдыру. 8 нче ротаның солдатлары бу эштә фельдфебельне гаепләп, аны полк штабы аркылы җавапка тарттырырга дип йөрсәләр дә, ротный командир, аны яклап, бу нәрсәне басып калдырды. М.Гали. Басып калу к. басып калдыру. Хезмәт хакын басып калалар. И.Гази. Мин үскән Кырлайда, шулай, Хафиз дигән бер бай Җаббар дигән ялчының хакын басып калырга маташкан иде. Ә.Фәйзи. Салаватны --- юлда үтергәннәр. Менә шушы канлы эзне волостьта эшләүче кулак иярченнәре басып калдылар. К.Нәҗми. Басып керү Кеше иленә, кеше йортына көчләп килеп керү, һөҗүм белән килү. Шул ук көннең төнендә, яман дөбердәтеп, өйгә басып керделәр дә, Иргалине атка утыртып, кораллы конвойлар арасына алып, район үзәгенә – Чаллыга алып киттеләр. М.Хәсәнов. Көнбатыштан кинәт фашист явы Басып керде тыныч Ватанга. Ә.Исхак. Басып килү Артыннан куып җитү, артыннан ук керү. Менә Байдекнең артыннан ук басып килделәр тентү белән. К.Насыйри. Басып китү Өстенлек алу, беренче планга чыгу. Атна-ун көн дигәндә, икенче берәүнең күзе кислотага януы --- Егорка вакыйгасын басып китте. Г.Гобәй. Басып яткыру Яшереп тоту; кулланмыйча яки файдаланмыйча саклау

Баса бару 1) Һәрберсенә бер-бер артлы басу

2) Торган саен ныграк басу. Бу картны да ярлылык баса бара. Әкият. Гомер уза. Баса бара йөк-таш, Тирәнәя бара һәм эзем... Җ.Сөләйманов

Баса башлау Басарга тотыну. Пожар насосының баш-башына, икешәр кеше, корсаклары белән ята биреп, тырышып-тырышып баса башладылар. Ф.Хөсни. Ашаганнан соң, аларны йокы баса башлады. З.Зәйнуллин

Баса бирү Басуын дәвам итү. --- ул, үз-үзен белештермичә, түземсезлек белән, бер-бер артлы, звонок төймәсенә баса бирде. А.Сафиуллин

Баса төшү 1) Беркадәр, бераз басу. Исемнәре үк җанга җылы бирә --- ди башлаган иде, Хатыйпның алдагы сүзләре аны бераз баса төште. Г.Ибраһимов. Хәдичәнең әйтәсе сүзе бетмәгән икән. Ул, ничектер, тавышын баса төшеп дәвам итте: – Ни өчен миңа керергә булдың, дип сорадым мин синнән. М.Хәсәнов

2) Тагы да ныграк басу. – Петька, давай, Шәлегә ку! Туйганчы катык белән сыйланып кайтыйк бер! – дигән Василий Иваныч. – Есть, товариш главнокомандуший! – дип, Петька газга тагын да баса төшкән. Л.Лерон

Баса язу Чак кына басмыйча калу. Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, күршеләр турыннан узганда, кош баласының өстенә баса язды тагын... М.Маликова

Басып алу 1) Көч белән тартып алу. Византия империясе һәлакәт алдында. Аның Сүрия, Кече Азиядәге барлык биләмәләрен сәлҗүкъ төрекләре басып ала. М.Гайнетдинов

2) Биләү, биләп алу, яулау. Фәррахбануны яшьләргә хас балачыл тойгылар басып алдылар. К.Насыйри

Басып ату Тиз генә басу

Басып бетерү 1) Басу эшен тәмамлау

2) Тоташ каплап алып басу. Алар заманында атлылар йөргән, ләкин хәзер үлән басып бетергән ташландык тар гына юлдан урман эченә кереп киттеләр. В.Нуруллин

Басып җибәрү Кинәт, көтмәгәндә басу. Иркәләнүгә өйрәнгән песи Җиһанша җизнинең: «Хайванкай, юлга ятып торма, әйдә, өйгә кер», – дип күтәреп алып керүен көткәндә, ачуыннан күзенә бернәрсә күренмәгән Җиһанша җизни, үзе дә белмичә, аның койрыгына басып җибәрде. Һ.Такташ

Басып җиткерү Тиешенчә, ахырына кадәр басу

Басып йөрү Озак вакытлар басу эше белән шөгыльләнү. Җәй көне үзләре кебек ирләр, егетләр белән, кыр эшенә китәләр, урманга йөриләр, тырма, сәнәк күтәреп, кибән салалар, --- көз килсә, таза, көчле беләкләрен сызганып, җырлаша-җырлаша, тула басып йөриләр. Г.Ибраһимов

Басып кую 1) Бер тапкыр басу хәрәкәте ясау

2) Лампа, самавыр кебек нәрсәләрнең утын киметү, томалау. Басып куйган самавырын үрләтеп, чәй урыны әзерләде. А.Шамов

Басып тору 1) Әле, күз алдында, хәзер баскан булу. Хатын-кыз ыгы-зыгы килде, әмма ирләр, карт-коры, түбән карап, карасына коелып басып торды. М.Мәһдиев. Ә кайсылары палуба кырыенда басып торалар. Г.Лотфи

2) Баскан хәлдә калу, баскан торыш алу. Абдулла, бөтен күңелен кошлар моңына биреп, дөньясын онытып басып торды. Э.Касыймов. Бүгенге көндә Баязит Аллаяров яшен тизлеге белән галәм гизми, сәгатьләр буе бер ноктада басып тора. С.Сөләйманова. Егетләр, телсез калып, бермәл сүзсез генә басып тордылар. Н.Хәсәнов

Басып чыгу Тиз генә һәрберсенә берәм-берәм басу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә