БАСУ I и. 1) Урмансыз тигез җир, кыр. Яланнар, басулар, болыннар, таулар, урманнар, кырлар – һәммәсе, киң күкрәкләрен ачып, көчле яңгырның рәхәтенә чумдылар. Г.Ибраһимов. Башта, мотоциклының сибе өзелеп, ярты көн басу буенда ятты. Г.Гыйльман

2) Иген культуралары чәчеп үстерелә торган, сөрелгән җир мәйданы, игенлек, чәчү җире. Сабаннар үткән актарып, Басулар җәйрәп ята. К.Булатова. Дөньяда безнең авылның урманга таба җәелеп яткан басуында борчак кузакланган кояшлы көннәре кадәр --- матурлык тагын кайда бар икән?! М.Мәһдиев

3) Иген кыры һәм аның аерым культуралар үсә торган өлеше. Күпмедер ара үткәннән соң, ул, соңгы буынга сикереп, серкә очыра башлаган арыш басуына килеп керде. З.Фәйзи. Алмазны Солтанов чөгендер басуына, эш белән мәшгуль хатын-кызлар янына алып барды… Ф.Сафин. Ун-унбиш минут үтмәгәндер, без инде «Таулар» колхозының күкрәп үсеп торган бодай басуына килеп җиттек. Р.Ишморат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә