БАСТЫРЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. бастыру. 1919 елда бу әлифба сигезенче тапкыр бастырыла. Ф.Вәлиева 2) күч. Авырып яки авыр төш күреп куркыныч саташу, буылу. Ач – төшендә оча, тук – төшендә бастырыла. Мәкаль. «Әни, ник саташасың, ул газраил түгел, безнең врач бит», – дип ялвара... Һушыннан китеп ятканга, шулай көн-төн бастырыла иде ул. Х.Камалов Бастырылып тору Хәзергә, вакытлыча бастырылу. Бары совет дәверендә генә, башкарак идеологик максатларга мәҗбүри хезмәт иттерелүләре сәбәпле, аларның милли омтылышлары бераз тоткарланып яки бастырылып торды. Ф.Мусин |