БАСТЫРЫКЛЫ с. 1) Бастырыклап куелган, бастырыкланган

2) Эчтән бастырыклап бикләнгән. [Жандармнар] Мәктәп капкасының бастырыклы икәненә хәтле белгәннәр. Г.Гобәй

3) күч. Басынкы, боек. Бераз уйланып торды. Хәрәкәтчән, җегәрле, тормышчан ханым өчен артык басынкы, сөремле, бастырыклы тавыш белән өстәп куйды: «Икебезне дә язмыш җитәрлек сынады» . Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә