БАСТЫРЫКЛА’У ф. 1) Салам, печән йөген бастырык белән тарттырып бәйләү. Мотаһир, йөге бәләкәй булса да, аның бастырыклап төялүенә игътибар итте. Р.Кәрами. Хисамук --- салам алып килде, биек иттереп, минем арбама өйде, аннан соң: – Моны бастырыкларга кирәк инде, – диде. З.Бәшири 2) Нәрсәне дә булса авыр әйбер белән бастырып кую. Киндер сабакларын юан киртәләр белән бастырыклап, күл төбенә салырлар. В.Имамов 3) Ишекне яки капканы бастырык белән бикләү. [Мәрьям] Капканы нык итеп бастырыклады. А.Расих 4) күч. Тыю, үзен кулга алып тыелу. --- эчендә котырынган давылны ихтыяр көче белән бастырыклап, йөзенә елмаюга охшаш җыерчыклар чыгарып, кул биреп исәнләште. Т.Галиуллин Бастырыклап алу Тиз генә бастырык салу. Керфекләрен авырайтып, күгелҗем күзләрен бастырыклап алды да оештыру эшләрен дәвам итте. Т.Галиуллин Бастырыклап бетерү Бастырык салу эшен тәмамлау; барысын да бастырыклау. Элекке заманның арбалары булса, эш озакка тартылыр, бер кеше төяп, бастырыклап беткәнче, әллә ничаклы вакыт үтәр иде; хәзерге фурман арбаларга көлтә төяве – уен гына. Г.Ибраһимов Бастырыклап килү Электән үк, күптәннән бастырыкланган хәлдә тоту. --- шушы кыска гына сөйләшүдән, Гашурә Галимҗановнаның күңелендә моңа хәтле җиде йозакка бикләнгән, дистә еллар авызлыклап, бастырыклап килгән хис-тойгылар иркенлеккә чыкты, уй-зиһенен биләп алды. Ш.Янбаев Бастырыклап кую 1) Бастырык салган хәлгә китерү 2) Нәрсәне дә булса өстән бастыру; алда ашаган өстенә тагын ни дә булса ашап кую. Өстән каты чәй белән бастырыклап куйдык. Ә.Хәбибуллин. Каз ботын Мамадыш спирт заводында махсус куылган бодай мае белән бастырыклап куйды да акрын гына сүз башлады. Т.Галиуллин Бастырыклап тору Берсе артыннан икенчесен бастырыклау Бастырыклап чыгу Башыннан ахырына кадәр, барысын да бер-бер артлы бастырыклау Бастырыклый бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы бастырыклау Бастырыклый башлау Бастырыкларга тотыну |