БАСТЫРЫК и. 1) Бер башында ыргаклы бавы булган, салам, печән кебек йөкләрне, таралып, ишелеп төшмәсен өчен, өстән бастырып куя торган агач яки озын колга. Машинага күкләргә терәлерлек итеп печән төялгән; аны озын бастырык белән бастырып, төрле яктан аркан баулар белән бәйләп куйганнар. Р.Мирхәйдәров. Малайлар исә, атларын чаптырып килеп, өемне бастырыкка эләктерәләр дә эскерткә алып китәләр. М.Хуҗин. Артта – иң олы татар зыялыларын кабергә алып киткән, чит-ят җирләргә бастырыксыз салам кибәне төсле тараткан сталинчылык ... Т.Галиуллин

2) Нәрсәне дә булса бастырып торган авырлык. Җир бастырыгы – тау, тау бастырыгы – таш. Мәкаль

3) Бикнең бер төре буларак, баш-башлары ишек яки капка элмәкләренә тыгыла торган, аркылыга салынган агач. Билгеле җирдән кәкре башлы кәшәкә таягын алып, өйалды ишегенең эчтән салынган бастырыгын төшердем. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә