БАСТЫРУ ф. 1. 1) йөкл. юн. к. басу II. Себермәгән идәнгә бастырмам, өрмәгән җиргә утыртмам. Әйтем

2) Нәрсәне дә булса туры торышка китереп кую, туры хәлдә тоту, үрә торгызып кую. Арбага ике яклап тезелешеп утырган егетләрнең бастырып тоткан чалгылары ара-тирә чагылып киткәли. Ә.Еники

3) Кемгә дә булса аягына басарга ярдәм итү яки нәрсәгә дә булса басып торган итеп урнаштыру. Мидхәт мышык-мышык килгән Рамиләне җиргә бастырырга мәҗбүр булды. М.Маликова. Гыйльметдин абзый үзенең уч төбенә кечкенә икенче бер планета кешечеген алып бастырды һәм, күзләренә якын ук китереп, дикъкать белән карый башлады. Р.Мөхәммәдиев. Шунда өлкән абыстай лып итеп артына утырды, икенчесе аны күтәреп бастырырга кереште. М.Хәбибуллин

4) Нинди дә булса вазифа тапшыру, берәр эш башкарырга бирү, эшкә билгеләү. Штурвалга бастыру

5) Газета-журнал, китап һ.б.ш.ны басып чыгару, нәшер итү. Үзе аткан леопард башына аягын куеп төшкән фоторәсемен --- Португалиянең ниндидер бер журнал тышлыгында бастырып та чыгардылар. М.Галиев

6) Җиңел әйбер чәчелеп таралмасын яки очып китмәсен өчен, өстенә авыр әйбер салу // Өстенә авыр әйбер кую. Кисмәк яисә мичкәнең өстенә кәбестәнең яшел яфракларын һәм чиста ак чүпрәк куеп, агач капкач белән каплап, өстенә авыр әйбер (гадәттә таш) бастыралар. Йорт эшләре

7) иск. Таптату, бөртекле ашлыкны башагыннан яки бәрчәдән төшерү, кою өчен, көлтәләрне таратып җәеп, өстеннән ат яки үгез йөртү. Без көн буенча басуда тары бастырдык, мин көн буенча ат куаладым, салам кагыштым. М.Гафури. Әнисә --- ындыр эшләренә бер көн дә калмастан катнашып йөрде. Бергә арыш суктык, басым бастырдык, бәрәңгеләр казыдык. З.Бәшири

8) сөйл. Үтүкләү, өтеләү. Күлмәкне үтүк белән бастыру // Пресс белән кысу

9) Берәр процессның интенсивлыгын, көчен киметү; сүндерү, кысу. Патша яшәгән сарайны ничек кенә җилләтсәләр дә, төрле үлән төнәтмәләре белән начар исне бастырырга тырышсалар да, Иван патша булган урында тын алып булмый иде. Ф.Бәйрәмова. – Тагын ниләр майтардым инде мин? – диде егет, эчендәге гарьләнү, үкенү сөремен бастырырга тырышып. Т.Галиуллин

10) иск. диал. Аборт ясату, бала төшертү. Бик авыр ачлык вакытта дүртенче бала булып дөньяга килергә тиешлегең ачыклангач, әтиең белән киңәшеп, халыкча әйтсәк, бастырырга, ягъни төшерергә булган идек. Әмма син бирешмәдең, үҗәтлек күрсәттең, туасы иттең. Ярабби Ходаем, озын гомер телим! Т.Нәҗмиев

11) күч. Көч кулланып каршылыкны җиңү, тар-мар итү; буйсындыру. Шаһбаз исә Урта Азиядәге милли азатлык хәрәкәтен бастырырга җибәрелгән Кызыл Армиянең экспедицион корпусында татар хәрби берәмлеге командиры була. М.Сәхапов. Родимцев дивизиясе полклары, дошманның каршылыгын бастырып, акрынлап, Харьковка таба баралар. Казан утлары // Җиңдерү, көчсезлек күрсәтү. [Фәрхиназ:] Әллә аңардан бастырып торыргамы? Җитәр инде, яшь чагымда бик күп кыйнады. Т.Гыйззәт

12) күч. Эчке кичерешләрне, тойгыларны тынычландыру. Агыйделнең --- салкын сулары белән янган йөрәкләремне бастырдым. Г.Ибраһимов. «Бала минеке генә түгел бит, Рамазанныкы да...» – дип, күңелендә кабарган ризасызлыгын бастырырга теләгән иде дә көче җитмәде. Ш.Янбаев

13) күч. Кузгалту, хәрәкәткә китерү, уяту, киң күләмдә эшне оештырып, башлап җибәрү. Г.Ибраһимов --- үз милләтен тәрәкъкыять юлына бастырырга, аны бәхетле, ирекле итәргә омтыла. Х.Миңнегулов

2. бастырып рәв. мәгъ. 1) Эзәрлекләп, артыннан ук эзләренә басып. Икенче көн азагында христиан гаскәрләре кача башлый, Аттила гаскәре аларны Рим шәһәренә кадәр бастырып куа, кыра. Р.Батулла. Хәтәр озак күзәтеп ятканнар иде дә, аларның эзенә бастырып килүчеләр барыбер күренмәде. В.Имамов. Арыслан йөрәкле, узаман холыклы Кучак батырның дошман явы өскә бастырып килгәндә кинәт «качып» китүенә ул чакта, никтер, бөтен Казан ышанган. Равил Вәли

2) күч. Ныгытып, кире кага алмаслык итеп. Күршеләренең бик кыйммәтле күп кенә маллары юкка чыкты. Турыдан-туры бастырып әйтерлек бернинди дәлил булмаса да, малайдан күрделәр. Г.Бәширов

Бастыра бару Бер-бер артлы, һәр булган берсен бастыру

Бастыра төшү Тагын да бастыру; бераз бастыру

Бастырып алу Тиз генә бастыру. Шул арада үтүк кыздырып, Хәсәннең күлмәкләрен бастырып алырга да өлгергән иде Сания. М.Әмир. Кысрыклап килә-килә, кәрзине белән өстенә бастырып алам дигәндә генә, балык кул астыннан шуып узды. Н.Хәсәнов

Бастырып бару Берсе өстенә икенчесен, бер-бер артлы бастыру. Бер куркыныч хәбәрне икенчесе бастырып кына барды. М.Мәһдиев

Бастырып бетерү Барысын да бастыру

Бастырып җиткерү Басып торырлык итү

Бастырып килү Системалы, берсе артыннан икенчесен бастыру. Шул ук әтрәт хәзер безнең Чәрмәсән буендагы авылларны бастырып килә икән. В.Имамов. Бертуган Кәримовларның сәүдә компаниясе акчасына чыгарыла торган бу гәзиттә Тукай, гомеренең соңгы көннәренә тикле, үзенең мәкаләләрен бастырып килде. К.Мостакаев

Бастырып кую 1) Басып торган хәлгә китереп калдыру. Габит, буш әрҗә эченә бастырып куйган шешәсен алып, стаканын мөлдерәмә тутырды. Б.Камалов. Өйләренең ишек төбенә барып җиткәч, Тәлгатьне җиргә төшереп янына бастырып куя да, ике кулын күтәреп, кычкырып, дога укый башлый. З.Зәйнуллин

2) Кузгалмаслык итеп өстеннән бастыру. Бурлашканы өчен, Кашап абзыйны, эт итеп кыйнап, биниһая юан бүрәнә белән биленнән бастырып куйганнарын хәтерлим. М.Галиев

3) Дәрестә дәресен сөйләргә, укыган темасы буенча җавап бирергә чакыру. Рәсем дәресендәге вакыйгадан айнып та җитмәдек – зоология дәресендә тагын Әркәшәне бастырып куйдылар. М.Мәһдиев

4) күч. Төзеп әзер итү, төзеп бетерү. Әле быелгы җәй уртасында гына бастырып куйган алачык тирәли ничәмә-ничә кабат урап чыкты инде. В.Имамов

Бастырып тору Даими бастыру

Бастырып чыгу Рәттән, һәрберсен берәм-берәм бастыру. [Габденнасыйр] Умарталарның башларына юан агач кабыгы ябып, аларның кайберләрен ак таш белән --- бастырып чыкты. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә