БАССЕЙН и. фр.<ит. 1) Су җыю өчен ясалган урын, сусаклагыч, ясалма сулык, ясалма күл. Зиннәтле сарайлар салдырам, бассейннар казытам, гөлбакчалар эшләтәм дә шунда гына яшәтәм мин аны. Р.Фәизов. Машинаны тиз генә бассейн янына урнаштырып, «эчәгеләр» суздылар. Р.Кәрами. Фонтанлы бассейннары белән ул бөтен бер кварталны биләп тора. С.Сөләйманова. Бассейнның мәрмәр ярына чыгып басу белән, Зөбәрҗәт резин башлыгын салды. Х.Мөдәррисова 2) Диңгезне, күлне яки елганы һәм аларга коя торган барлык елгаларны эченә алган территория. Идел һәм аның кушылдыклары бассейнындагы җирләрне рус һәм Болгар дәүләтләре тарафыннан ике яктан үзләштерү бер-беренә якыная барган саен, әлеге сугышлар һаман саен ешаялар һәм көчәяләр. В.Иванов, А.Халиков. Сарайчык шәһәре дәүләтнең башкаласы була, Урданың төньяктагы чикләре киңәя барып, XVI гасыр башларында Кама елгасының сул яры буенча сузылып, аннан соң Уфа һәм Буй елгалары бассейнына килеп терәлә. М.Әхмәтҗанов 3) Казылма байлыклар ята торган өлкә. Идел-Урал нефть бассейны |