БАСМАЧА и. 1) Бер генә тактадан торган тар басма; көймәдә утырып тору өчен утыргыч. Сания, кызларга гына хас бер тыйнаклык белән, күлмәк итәкләрен җыештырып, басмачада утырып килә. Г.Ахунов

2) Басып су алыр өчен, елга, күл читендә эчкәрәк кертеп ясалган басма, күперчек. Басмачага килеп кереп, Зифа буен бөгелдереп, Көянтәсен сыгылдырып Ак чишмәдән сулар алса – Шундук гашыйк булырсың. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә