БАСМАХАНӘ и. Газета-журнал, китап басыла торган урын; типография; матбага. Ул догалык 1870 елда Казан университеты басмаханәсендә Түбән Масра (Арча районы) авылының кешесе Вәлит Ишмөхәммәт улы Харәҗәттән алып басылган… Ф.Дәүбаш