БАСМА II и. 1. 1) Китап, журнал һ.б.ш. бастырып чыгару эше. Басманың элекке баш мөхәррирләре – Владимир Шевчук, Римма Ратникова, Әнбәр Кармиев телефон аша «турыдан-туры элемтәдә» басманың, ничек итеп, төрле чорда үз йөзен саклап калуы хакында сөйләделәр… Татарстан. Һәр басманың, һәр журналның – үз биографиясе, үз язмышы. Казан утлары 2) к. басмаханә. Мәскәүдә татар телендәге 9 үзәк басма яшәүдән туктый. Идел 3) Берьюлы бастырып чыгару өчен билгеләнгән яки бастырылган текст. Хезмәтләре искә алынган галимнәрнең басмаларыннан бу мәкаләдә 161 эпитафия тексты файдаланылды. М.Әхмәтҗанов. Басмабыз халык теленә кергәч, кайбер галим-голяма журналга дәгъва белдерә башлады. Мирас 4) Вакытлы матбугат төрләренең берсе. Ә теләсә нинди тәнкыйть мәкаләсен, ягъни рецензияне, берәр басмага тәкъдим иткәнче, Олы йорт белән килештерүнең мәҗбүрилеген инде әйткән дә юк… Р.Әмирхан. Еллык басма. Айлык басма 5) Бастырылган әйбернең һәр басылышы. «Бәхетсез егет»нең беренче басмасы белән икенче басмасы арасындагы кебек, «Өч бәдбәхет» белән «Уйнаш» драмалары арасында да үзгәрешләр бар. М.Гали. Эшеннән дә бик чыгарасылары килми: энциклопедия сүзлегенең татарчасын эшли башлаганнан бирле көчең керде, шул басма дөнья күргәнче генә түз инде, диләр икән. К.Миңлебаев 6) Тукымага төшерелгән бизәк; шундый бизәкле тукыма. Ачылыр ла кибет, ачылыр, Бохарларда басма басылыр. Җыр. Алъяпкычка ике аршын басма алдым 2. с. мәгъ. 1) Басылган, нәшер ителгән. Үзе язган әйбернең басма китап рәвешендә чыгуы Габдуллада «мөхәррирлек» горурлыгы тудырып өлгерде. Ә.Фәйзи. Татар басма китабы XIX йөзнең башларында Казан университеты типографиясендә һәм шәхси басмаханәләрдә дә дөнья күрә. З.Мөхәммәтшин 2) Басып төшерелгән бизәкле. Басма бүз |