БАСМА I и. 1) Баскычның менәргә, төшәргә җайланган аратасы яки киртләче, басмача. Бер адәм килде дә шул чакта әйләндерде баскычны, Түбәнге басмалар менде, югаргысы түбән төште. Г.Тукай. Юкарак гәүдәле бу кыз басмага җәһәт кенә менеп басты һәм, ян тәрәзәнең ачылып бетүен дә көтмичә: – Абый, син Казанга барасыңмы? – дип сорады. М.Хуҗин. Шуңа күрә текә җиргә һәм баскычтан күтәрелгәндә, туктап, тирән тын алырга, аннары һаваны әкрен генә чыгара барып, 3 – 4 басмага күтәрелергә кирәк. Татар мөселман календаре 2) Өйалды баскычы. Басма астында бала үрдәк, Сибик бодай, симерсен. Җыр 3) Басып яки утырып тору өчен, бер генә тактадан торган җайланма. Трактор кыр буенча чәчү машиналарын өстери. Орлык тутырылган ящикның артындагы басмада – чәчүчеләр. И.Салахов . Көймә басмасы 4) Сулык, инеш, баткак, пычрак, сазлык һ.б.ш. җир аша салынган аркылы такта, агач түшәмә; озын булмаган тар күперчек. Ялт-йолт каранып, капканы ачты да баскыч төбенә хәтле сузылган такта басмадан атлады. Р.Кәрами. Кайчандыр тибрәнеп кенә чыккан басма урынындагы күпергә җиткәч, туктамыйча калып буламы соң?! М.Галиев 5) Ярдан суга кертеп корылган күперчек. Суга сикерә торган басма өстендә камыш сабагыдай кыз басып тора. С.Сөләйманова. Кайсындыр син басма өсләрендә Кер чайкаган чакта кигәнсең. Ә.Баянов. Тар басмада ак сөлгеләр юдым. С.Гәрәева 6) иск. Авылларда, кечкенәрәк шәһәрләрдә олы юлның кырыена агачтан салынган түшәмә 7) Көймәдән, пароходтан ярга чыгу өчен куела торган җайланма. Басмадан күтәрелеп, бер читкә китте дә чемоданын җиргә куйды. Р.Кәрами 8) Биналар, корылмалар, зур кораблар төзегәндә, төзүчеләргә басып эшләү өчен ясалган корылма. Ул [Нуруллин], буш вакытларда, төзелеш басмаларының иң югары күперенә менәргә, шуннан торып, тирә-юньне карарга ярата. А.Шамов 9) Музыка коралының теле, бармак, клавиш. Гармунчы егетнең бармаклары гармун басмаларында алмашып-алмашып биештеләр. Т.Госман |