БАСКЫЧЛА’У ф. Нинди дә булса өслектә, баскычларга охшатып, тезеп, басмалар ясап чыгу, киртләчләү. Берсеннән югарырак менгезеп, баскычлап беркетелгән такталар өстендә кешеләр тезелешеп утыралар. Ә.Фәйзи

Баскычлап бару 1) Рәттән, бер-бер артлы баскычлау

2) Чылбыр рәвешендә, бер-бер артлы. Күп нигезле кислоталар диссоциациясе баскычлап бара. Г.Хисамиев

Баскычлап бетерү Тоташ баскычлау

Баскычлап кую Алдан ук баскычлар ясау

Баскычлап тору Һәрвакыт баскычлау

Баскычлап чыгу Башыннан ахырына кадәр баскычлау

Баскычлый төшү Бераз баскычлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә