БАСКЫЧЛАНУ ф. Үзеннән-үзе, табигый рәвештә баскычка охшаган киртләр ясалу, киртләчләнү. Ерак та түгел, комташны киртләп, баскычланып күтәрелгән сукмакны күреп алды һәм алга ыргылды. Ф.Латыйфи. Өч яклап тезелгән таулар, катлау-катлау баскычланып, югарыга – болытларга сузылалар. Г.Ибраһимов

Баскычлана бару Торган саен ныграк баскычлану

Баскычлана башлау Баскыч сыман киртләчләр барлыкка килергә тотыну

Баскычлана төшү Бераз баскычлану

Баскычланып бетү Тәмам баскычлану, күп булып, баскычлар ясалу

Баскычланып тору Баскычланган хәлгә килү; әле, хәзерге вакытта баскычланып күренү. Менә ул тау битенә салынган шәһәрнең баскычланып торган өй түбәләре өстеннән түбән – диңгезгә таба очып китте. С.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә