БАСКЫНЧЫЛЫК и. 1) Баскынчы булып йөрү. Юлбасарлар алар, безнең кебек, гаделлек эзләп килмәгәннәр. Баскынчылык белән көн күрүчеләр. Казак исемен хурлаучылар. Т.Нәбиуллин 2) Басып алу, талау, юлбасарлык. Тулаем алганда, дастанда урыс кенәзләренең баскынчылык сәясәте фаш ителә. Ф.Урманче |