БАСКЫНЧЫ и. 1) Талау-басу белән шөгыльләнүче бандит, юлбасар. Баскынчылар, әүвәлгечә, бездән хәрам мал көтә. Табан ялап, сый куймыйбыз – аларны шул өркетә. Р.Шәфи. Санаулы минутларда килеп җиткән милиционерлар төркеме баскынчының кулларына богауны бик тиз салалар. Юлдаш 2) Басып алучы, илбасар. Илнең бәйсезлеген кайтару өчен, Көнбатыш баскынчыларына – тәре йөртүчеләргә каршы көрәш башлап җибәрә. С.Сөләйманова. Мең ел үткәч (дөреслеге шикле), Баскынчылар яла язарлар! Г.Афзал. Җирле халык, берничә гасыр дәвамында төрекләр изүе астында яшәп, баскынчылардан яшерен эшләрен, тегеләре сизмәслек итеп, оста гына хәл кылырга өйрәнгән. Юлдаш |