БАСКЕТБОЛ и. ингл. спорт Билгеле бер биеклектә урнаштырылган тактага беркетелгән челтәрле төпсез кәрзингә туп ташлаудан гыйбарәт командалы спорт уены. Күрше мәктәптән, баскетбол командасында уйнап йөри. Р.Вәлиев. Ниһаять, мин «Уникс» баскетбол командасының баш тренеры белән күзгә-күз очрашып сөйләшә алдым. Татарстан яшьләре |