БАСКАК и. тар. Алтын Урда чорында хан биләмәләрендә салым җыярга куелган отряд башлыгы. Татарларга буйсынган, татардан башка халык торган олус башындагы кешеләрне «баскак» диләр иде. Г.Гобәйдуллин. Баскаклар буйсынган җирләрдәге халыкның санын язып чыгалар, халыктан салым, гошер (малның 1/10 берсе) алалар иде. Г.Гобәйдуллин. Болгарилар бирегә моннан җиде йөз еллар элек, татар-монгол баскаклары җәфасыннан чара эзләп килделәр. Тәмуг чәчәге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә