БАСА и. 1) Орлык бирми торган ир чәчәкле, аксыл башлы, нәзек сабаклы, сүс ясый торган киндер; ата киндер; русчасы: посконь. Ата даны белән кыз китә, баса даны белән сүс китә. Мәкаль. Киндер арасына кереп --- киндер басаларының бик шәпләрен генә йолыктык та аларның сүсләрен салдырырга тотындык. Г.Галиев

2) диал. Киндер (үсемлекнең үзе). «Җәйгә чыксаң, баса җебетергә, җитен чылатырга тилмереп торасың: су табып булмый», – диде бер ак сакаллы карт. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә