БАС и. ит. 1) Ирләрнең иң калын (түбән) тавышы. Әнә шул тынлыкта әлеге малахай бүрекле, килешсез зур гәүдәле кешенең бас тавышы яңгырады: – Сөйлә, Касыйм дус! Ф.Хөсни. Безнең татарда бас – бик сирәк очрый торган байлык. М.Мәһдиев

2) Күптөрле тавышлы музыкаль әсәрдә иң калын тавыш. Бас партиясен яшь җырчы башкарды. Сөембикә

3) Шундый тавышлы җырчы. Хорның беренче басы

4) махс. Калын регистрлы музыкаль инструмент яки музыкаль инструментның калын регистрлы клавишлары. Баслары әллә унсигез, әллә егерме дүрт. М.Мәһдиев. Соңрак яңа мавыгу – бас-гитара барлыкка килде. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә