БАРЬЕР и. фр. 1) Спорт ярышларының аерым төрләрендә кулланыла торган нинди дә булса комачау, киртә, планка һ.б.ш. Спортчы, бөтен барьерларны да үтеп, алга чыкты 2) Бүлмә эченең бер өлешен аерып куйган, биек булмаган корылма. Почта хезмәткәре барьер аша бланк бирде. Барьер артына күз салам – өч урындыкны бергә тезгәннәр. М.Мәһдиев 3) Һәртөрле чикли, тоткарлый торган нәрсә. Анда, дебаркадер барьеры аша, һаман әле пароходка сикерәләр. Н.Исәнбәт. Рәис ни эшләргә белми катып кала, халык шаша, мәҗлеснең тәртибе югала, гөж килә, исерек татар сәхнәгә килеп җитә дә бер кулы белән барьер тактасына суга-суга кычкырырга тотына. Г.Ибраһимов 4) тар. Атыш вакытында дуэльдә катнашучылар алдындагы үтеп чыгарга ярамаган чик. Ул [Мартынов] тиз генә барьерга якынлаша һәм атып җибәрә. Лермонтов бер сүз дә әйтергә өлгерә алмый, --- – киселгән агач кебек, үлән өстенә ава. Г.Мөхәммәтшин 5) күч. Нәрсәне дә булса хәл иткәндә килеп чыккан каршылык, комачау, тоткарлык. Шушы җаваплы эшне үтәр өчен, аңар никадәр барьерлар кичәргә, никадәр комачауларны үтәргә туры килә. И.Лобашева 6) күч. Демократиягә, иҗтимагый аралашуга комачау тудыра торган рәсми законнар, кагыйдәләр |