БА’РЫШНЯ и. рус иск. 1) Баринның кияүгә бармаган кызы, бай кызы. Барышняның әйберләрен күчерергә кирәк, ике егет килсен!.. Г.Ибраһимов

2) гади с. Җиткән кыз, чибәр кыз; туташ. Барышня да бик арыган, йокласын. А.Шамов. Ике студент белән бер барышня узып баралар. Г.Камал. Монда барышнялар [кызлар] бар бит; алар күрерләр. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә