БАРЫШЛЫЙ рәв. Узганда, барган уңайда, үткәндә, яныннан узып барганда, юл уңаенда, юл өстендә. Үтеп барышлый гына дыр, безнең авылга кайтучы түгелдер бу, дип гөманлады печәнчеләр. М.Әмирханов. Тирән белемле кеше иде, мәрхүм; Мәскәүгә барышлый, безгә дә кереп кунак булганы бар. М.Гафури. Һәрберсенә җылы хисләр белән Елмаямын, үтеп барышлый. Һ.Такташ |