БАРЫШ I и. 1) Хәрәкәттә булу; йөреш, атлап бару. Кызның үзенчә купшы итеп, кәз-кәз басыбрак барышында да күңеллелек сизелгән шикелле булды. Ф.Әмирхан. Кем икәнлекләре миңа мәгълүм түгел юлчыларның, вакыты-вакыты белән ашыгып-ашыгып вә, вакыты-вакыты белән, ялкау, акрынлап барышлары бу рәхәт онтылуның кайбер дәкыйкаләренә тәртипсезлек кертеп җибәрәләр. Ф.Әмирхан. Ул миңа карап алды да мотоцикл барышын әкренәйтте. Р.Ишморат 2) Юл тоту, юлда булу. Шаһгалинең төньяктагы сөргеннән кайтып барышы. Р.Зәйдулла. Үтеп барышы, имеш. Ф.Хөсни. Качып барышлары икән. Г.Гобәй 3) Процессның характеры, башкарылыш. Әлеге куелган мәсьәләнең чишелеше Урта Иделдә XIII–XIV гасырларда булып узган этник процессның барышын ачыклау өчен мөһим. М.Әхмәтҗанов. Әйе, тикшерү барышы үзенең хәлиткеч ноктасына якынлашып килә. Р.Мөхәммәтҗан. Ул һәркөнне эшнең барышларын, чуен чыгышларын тикшерә. Ш.Маннур. Гомумән, быел, уку башланганнан бирле, мәктәпкә кергәнегез, дәресләрнең ничек барышы турында сорашканыгыз да юк. Т.Гыйззәт 4) Эзлеклелек, эзлекле дәвам итү; агыш. Алар – шул вакыттагы тормышның барышын аңламаган, тормышның агышын иске гореф-гадәтләр белән туктатып була, дип ышанган наданнар. М.Гафури. Бөтен дөньяның барышы шушы фольклорга бәйләнгән булып тоела иде. Юлдаш 5) Нинди дә булса эш яки гамәл дәвамында, шул вакыт эчендә. Киңәшмә барышында ук, аерым губернаторларны хакимияттән дә читләштерә ул. Татарстан. Әлеге очрашу барышында Башкортстан Президентының халык алдында белдерү ясавы аның кандидатурасының яклау табуы турында гөманларга җирлек тудыра. Татарстан 6) Бару сүзенең, фигыль буларак, башкарулы бәйләнешендә торган, ләкин исемләшкән формасы. Әйе, әйе, зур гөнаһ эш, Хакның әмеренә каршы барыш. М.Фәйзи. Туган җиребезнең алга барышына зур өлеш керткәнегез өчен, барыгызга да чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәм. Мәгърифәт |