БАРЫС и. 1) Мәчесыманнар семьялыгыннан, Африка һәм Азиядә таралган берничә төр ерткыч хайваннарның гомуми атамасы (юлбарыс, пантера, селәүсен, каплан) // Чуар юлбарыс 2) Татарстан Республикасы гербы: канатлы барыс 3) астр. Борынгы Көнчыгыш йолдызнамәсендә алтмыш еллык календарь циклның 12 төрле хайван белән белдерелгән өченче билгесе; шул билгегә туры килгән елда туган кеше. Барыс елны барын чәч, һич булмаса, тары чәч. Әйтем. Барыс елының сигезенче ае, икенче көне иде. Н.Фәттах |