БА’РЫБЕР рәв. 1) Бернәрсәгә дә карамастан, берничек тә тукталып калмыйча, ничек тә. Атларын да бирде Мисбахетдин карт, сыерын да тапшырды, шулай да аны, барыбер, авылдан сөрделәр. Р.Батулла. Барам, Сания! Кара Ком чүлен җәяү кичәсе булса да, барыбер китәм! Г.Бәширов. Ә чынлыкта авырайдым, Уй-исәп барыбер басты. Р.Фәйзуллин. Ләкин тамак барыбер үзенекен итте. М.Әмирханов

2) Аермасыз, бертөслерәк. Мөселман булмагач, бәрфараз, һәммәсе урыс инде, барыбер. Ф.Әмирхан. Мифтах белән Гобәй, – барыбер, Мәхмүтнең койрыклары. Ш.Камал. Ак булса да, кара булса да – минем өчен барыбер. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә