БА’РЩИНА и. рус тар. 1) Алпавыт хуҗалыгында крестьяннарның мәҗбүри һәм түләүсез хезмәте. Алар [вак чиновниклар] «дәүләт дисәтинәләре»ндә барщина эшләрен оештыралар, крестьян йөкләмәләре күләмен билгелиләр, натуралата оброк җыялар. А.Әминов. Барщина вакытында крестьян, атнаның билгеле бер өлешен, үзенең җитештерү кораллары белән – хуҗа имениесендә, ә атнаның калган көннәрендә үз хуҗалыгында эшләгән. Политэкономия 2) күч. сөйл. Хезмәт хакы аз түләнелә торган мәҗбүри хезмәт турында |