БА’РЧА а. 1) к. барлык. Дөньяның әйдәп баручы барча театрлары шушы принципка таянып эш итәләр. В.Шәрипов

2) Предметларга, затларга яки аларның төркемнәренә аерып, аерым-аерым күрсәтә торган билгеләү алмашлыгы; һәммәсе, һәркем, һәрнәрсә. Туй – тиешленеке, бәйрәм – барчаныкы. Мәкаль. Күк, җир, тереклек, үсемлекләр – барчасы аның иркенә буйсынып ята. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә