БАРХАН и. төрки Чүлләрдә, ярымчүлләрдә һәм далаларда җил күчереп йөрткәннән барлыкка килгән, дулкын сыман ком калкулыклары. Җил барханнарны бик тиз күчерә бит. А.Тимергалин. Барханнарда йөрдем – көймәдем, өшемәдем бозлар илендә. Р.Фәйзуллин. Тау астыннан елгага таба, яшел барханнар кебек тигез сырлар ясап, печән покослары сузылган. Р.Хафизова |