БАРУ ф. 1. 1) Аяклар белән атлап, юнәлешле хәрәкәт итү. Юл читендә ялгыз нарат кебек калдың басып, Кайтыр өчен китеп барам синнән саубуллашып. Ш.Таһирова. Җәяү бару. Арба артыннан бару 2) Гомумән хәрәкәт итү; пространствода хәрәкәт итү, күчү. Торналар китеп бара. Р.Фәйзуллин 3) Берәр җиргә юнәлү, шуңа җитү, шуның янына килү. Шулай итеп, Тимер Буга малай чакта ук әле, Иләмән, ат менеп, Болгар каласына китеп барды. Р.Зәйдулла . Нәрсәгә «скорый»... Врачка үзем дә бара алам. Кирәксә... М.Маликова 4) Кемнең дә булса каршына (янына) килү. Чикерткәнең карыны ачкач, күршесе кырмыскага барды. М.Гафури. Шуннан тавыш чыгаралар, бөтен авыл белән, карт алпавытка баралар. Т.Гыйззәт 5) Нинди дә булса эш башкару; билгеле бер нәрсәне, мөмкинлекне файдалану максаты белән, берәр якка юнәлү, юлга чыгу. Мин хәзер дә барам шул урманга, сандугачлар тавышын тыңларга. Ә.Ерикәй. Мин кар суына барам. М.Маликова 6) Дәвамлы рәвештә башкарылу, сузылу. Өч-дүрт гаилә башлыгының берсе дә, быел мин түлим әле, әбзәй, дип авыз ачып әйтми; укулар шул көе бара да бара… К.Миңлебаев. Кыскасы, без монда төп кыйссага якынайганнан-якыная барабыз… Ф.Хөсни. Таулар бар, сулар бар дөньяда, Еракка-еракка юл бара… Г.Афзал 7) Нинди дә булса эш башкарылу, эшләнү, булу, үтәлү. Батырның маҗаралары Ак елан патшалык иткән еланнар дөньясында – Җир асты патшалыгында бара. Ф.Урманче. Мөхәммәтшакирның сәүдә эшләре әйбәт бара. Р.Гали 8) Ярау, килешү; ярарлык яки килешерлек булу; йөзгә килешү, туры килү. Син укытучылык эшен ташла, туган, син аны булдыра да алмыйсыңдыр, аннары бармый да ул сиңа. Г.Галиев. Эшләпәсе йөзенә бара. Күлмәге гәүдәсенә бара. 9) Гаилә кору, тормышка чыгу. Бармасаң – барасы була, барсаң – баласы була. Баласы булгач, багасы була. Такмак 10) Башкалар әйткәнгә карамый, үзенә ошаганча гына эш итүен дәвам итәргә тартынмау, кыенсынмау; ярамаганны эшләргә батырчылык итү. – Ни өчен сез, персонально җаваплы кеше, шундый эшкә бардыгыз? – диде Мөхәммәтҗанов. А.Расих 11) Кемне дә нәрсәгә дә булса тәмам ышандырып, уйлаганын, билгеле бер карашта торуын икърар итеп яки киресенчә раслап, кат-кат әйтеп тору. – Димәк, сез «Будринны күрмәдем дә, сөйләшмәдем дә» дип барасыз инде? – диде прокурор. А.Гыйләҗев. Син бу эшне «булмый» дип барасың инде 12) -лык/-лек кушымчалы сүзләр белән килгәндә аерым гадәт, холык, характер галәмәтләре күрсәтүне белдерә. Ай энем, яшьлегеңә барасың. М.Фәйзи 13) Ничә дә булса яшькә якынлашу, җитү, шул яшьтә булу. Унсигезенче яше белән бара 14) Билгеле бер вакытта (сезонда) сәхнәдә, экранда фильм, пьеса, спектакль һ.б. куелу, уйналу. «Булмас димә, дөнья бу» комедиясе ике ел Әлмәт татар дәүләт театрында уңыш белән бара. Д.Салихов 15) күч. Нинди дә булса ашамлыкның, эчемлекнең организм тарафыннан кабул ителүе, үтү. Ул [Фәрит] бик аз ашады. Аш тамагына бармады. А.Шамов 2. бар кер. сүз мәгъ. боерык ф. форм. 1) Шулай ит, шулай эшләп кара, мәгънәсендә. – Бар, белеп керегез әле берәрегез, – ди ул. К.Миңлебаев 2) Һич булдырып булмый, мәгънәсендә. Ул юләр хатын, кыйбат саттым, дип, сөенеп йөргән була тагын, алдарсың, бар, Малик карунны. И.Гази 3. ярд. ф. функ. хәл фигыльләрнең -ып, -еп, -п формасы белән килеп, төп мәгънәгә түбәндәге яңа төсмерләр өсти: 1) Күбесенчә хәрәкәтне белдерә торган фигыльләр белән килеп, юнәлешле яки нәтиҗәле хәрәкәт төсмере бирә. Урамнан узып бара, кашыннан күзе кара. Җыр 2) Күчемле фигыльләр белән килеп, эзлеклелек, дәвамлылык төсмере бирә. Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем Була миңа юл күрсәтүче йолдызым. Г.Тукай 3) Ниндидер бер моментка, чиккә якынлашуны белдерә. Ә үзе япа-ялгыз, җитмәсә тагын, көн кичкә авышып бара, нык кына буранлап та тора иде. Ф.Хөсни 4) -а/-ә һәм -ый/-и формасы белән килеп, көчәеп дәвам итү. Арта бара бүрәнәләр, зурая бара бура. Ә.Ерикәй // - ганнан… -а, -ый, -гәннән… -и парлы формасыннан соң да шул ук мәгънә төсмерен көчәйтеп килә. Юл начарланганнан-начарлана барып, чиге күренмәгән баткаклыкка әверелде. К.Нәҗми. Авылга якынайганнан-якыная барабыз. Ф.Хөсни 5) Даими кабатланып дәвам итүне белдерә. Дөнья малы – дуңгыз каны, килә бара, китә бара. Мәкаль 6) барып хәл ф. форм. Хәрәкәт фигыльләре белән килгәндә, күрсәтелгән эш-хәрәкәтнең билгеле бер юнәлештә башкарылуын белдерә. [Чабышкы ат] Ычкынып киткән дә улакка салып куйган [калган] суны барып эчкән. М.Гали ◊ Барып әйтү Әләкләү, җиткерү, сүз йөртү. Иртәгә үк волостька барып әйтәм мин бу эшләрне, алай итеп, чәчү кампаниясенә аяк чалмасыннар! М.Гали. Барып егылу Ярдәм сорап мөрәҗәгать итү. Василий белән Юрий да ханның аягына барып егылалар. М.Әмирханов. Барып керү Хәтәр эшкә тап булу, ярамаган эшкә эләгү. Сизми калсаң, көячәген белми, Барып керә хәзер ялкынга ул. Х.Әюп. Барып сугылу Аптырап йөргән вакытта, ярдәм өмет итеп, тәвәккәлләп барып керү. Авыр тойгылар белән, мин бу йортның капкасына барып сугылдым. Ф.Әмирхан. Барып терәлү Нәрсәгә дә булса бәйле булып, тоткарланып калу. Барып тию Берәр кешенең күңеленә кагылу. Кар, дисәң, каргага барып тия, тор, дисәң – торнага. Мәкаль. Барып тоташу Билгеле эш яки кеше белән бәйләнешле булу. Шулай итеп, автор (хикәяләүче) кайгысы милләтнең караңгылыкта яшәвенә барып тоташа. Ф.Әмирхан. Барып чыгу 1) Азу, соңгы чиккә җитеп тәртипсезләнү; начарлыкның соң дәрәҗәсенә җитү. Ай энем, энем! Шул Әптелмән малаена иярсәң, барып чыгарсың әле. С.Шакир. 2) Булдыру, булдыклылык җитү. Әгәр инде бу эш барып чыкмаса, алтын биреп, үзләрен сатып алырга гына кала безгә... З.Зәйнуллин. Барып чыкмаса, бик ачуланмассың, яме? Т.Галиуллин. Барып чыга торган эш бу... Ә.Еники Бара башлау Барырга керешү. Такырны артта калдырып, үзәннән бара башлагач, машина тагын шып туктады. А.Гыйләҗев Бара бирү Үз уңаена баруын дәвам итү. Пошынма син, башың имә борчудан, Бара бир нык басып туры юлыңнан. Г.Бәширов. --- «татар» дип бирелгән исмебез тарихның бу тикшерүләренә илтифатсыз (рәвештә) бара бирә. Г.Ибраһимов Бара төшү Бераз бару. Олы юлдан бара төшкәч, сулга киткән басу юлы булыр Барып җитү 1) Билгеле юл, билгеле ара үтеп, максат итеп куелган урынга килү. Көн бара, төн бара егет, бара торгач, зур бер калага барып җитә. Әкият. Барып җиттек, эзләп таптык багучыны. Ф.Сафин. Ашыкмыйча гына, бакчага барып җиттек. К.Миңлебаев 2) күч. Ишетелү, билгеле булу, ирешү. Фронтта бит бер солдатта бер бет табылса, хәбәр шундук Генштабка барып җитә, һәм приказ чыга иде. М.Мәһдиев. Тыштан юка күренсә дә, асылы калын бу китап рус һәм башка халыкларның зыялыларына да барып җитте. В.Имамов 3) күч. Аңлашылу, ачыклану. Бу фикер халыкка тиз барып җитте. Г.Әпсәләмов. Ул көнне күңеле дулкынланган иде шул Аюханның. Шуңадыр әбиләренең хәбәре дә аңына ук барып җитмәгән, ә кагылып кына киткәндер. Г.Якупова 4) күч. Начар якка китү; начар эш эшләү. Менә шушы канәгатьлек, бара-тора, матур ялганга барып җитте. Т.Миңнуллин. Шул ачуында ул хәтта Аллага тел тидерүгә хәтле барып җитә. Г.Камал Барып йөрү Берәр җиргә баргалап тору, һәрвакыт, гел бару. Имеш, Шабаев язганча ук түгел инде. Имеш, онытмаганнар, барып йөргәннәр... Ф.Яруллин. Казан педагогия институтының чит телләр факультетында төзелгән «Шәфкать» отряды 2 нче балалар йортына барып йөри. Р.Миңнуллин Барып карау Төрлечә сынау, мөмкинлекләрдән файдалану. Хәмәт янына барып карау теләге аның башына да килмәде. М.Вәли-Барҗылы. Башына әрекмән яфрагы каплап та карады, хәрби полигонда йөргәндәге кебек, аркасындагы юл капчыгына агач ботаклары кадап та барып карады, барыбер челләнең утлы сулышыннан котыла алмады. Г.Гыйльманов. Башта исән булган, юлдагы кешеләр больницага да алып барып караганнар. Д.Бүләков |