БА’РТЕР и. ингл. Сәүдә итүнең, акча түләмичә, үзара әйберләр алмашуга нигезләнгән төре; товарга товар алмашы. Дөрес, сездән бартерга алган тауарларның күбесе, ихтыяҗ тапмыйча, складта яталар. Т.Галиуллин. Завод кибетеннән, шулай ук яздырып, ипи, яшелчә, консервы ише ризык алып була. Аларны җитәкчеләр бартерга, ягъни станоккамы, башка кирәк-яраккамы алыштырып ала. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә