БАРО’МЕТР и. гр. 1) Атмосфера басымын үлчәү приборы. Вәзыйх сумкасындагы приборны кат-кат карады. Барометр теле төшә, әмма болытлар бик сирәк. Б.Камалов. Һава шартларын барометрдай сизгән кебек, йөрәге кага башлады. Н.Хәсәнәв 2) күч. Нинди дә булса бер тирәлекнең гомуми хәлен характерлаучы атама. Уйлап карасаң, «Җидегән чишмә» җәмгыятебезнең алдан күрә торган сизгер бер барометры булган түгелме соң?! Р.Хисмәтуллин |