БАРМАКЧА и. 1) Бияләй һәм перчатканың бармакка аерым кидерелә торган өлеше. Имән бармак өчен, юри шулай иң азакка калдырып, берүзенә аерым бармакча бәйләнә. Р.Төхфәтуллин 2) сир. Уен коралының клавишы, теле, бармагы. Бертөркем яшьләр мәйдан уртасында алка ясаганнар да, сигез бармакчалы гармун көенә кушылып, вак ташлы җир битен таптыйлар. Р.Ильяс |