БАРМАКЛЫ с. 1) Бармакчалары булган; бармагы булган. Шуның өстенә укытучысы – нечкә аяклы, чандыр яңаклы, шүрәле бармагыдай нәзек озын бармаклы ир уртасы бер кеше. М.Мәһдиев 2) Бармакка, киләпкә салынган. Бармаклы мулинене --- кәтүккә урау өчен, башта аны кулга киертеп сүтәләр. Йорт эшләре |