БАРМА’К БИТЕ и. Бармакның тырнакка каршы кабарынкы ягы. Башта – кызның кул аркасын, аннары, әкрен генә әйләндереп, уч төбен, бармак битләрен үбеп чыкты. Р.Кәрами. Җамал апа тиз-тиз орчык эрли, Төкереп ала бармак битенә. Н.Баян