БАРМА’К БАШЫ и. 1) Бармакның өске беренче буыны. Кул коралы – бармак, Бармак башы – тырнак, Тырнак башы – уймак, Аны да оста тапкан уйлап. Н.Исәнбәт

2) Бик аз, кечкенә генә күләмле. Кунак шуннан коймакка кулын да суза алмаган. Билгеле инде кемнең, бармак башы хәтле коймак ашап, бирән исемен аласы килсен. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә