БАРМАК и. 1) Кешенең аяк, кул очында, хәрәкәтләндереп була торган бишәр капшау һәм тоту әгъзасы. Бармак белән иҗек санамадым, Утырмадым каләм кимереп. К.Булатова. Тырнагы каерылып төшкән, бармакларының тиресе-ите суелып беткән. З.Фәтхетдинов. Баш бармак бау ишә, Имән бармак имән кисә, Урта бармак утын яра, Атсыз бармак ат җигә, Чәнти бармак чәй эчә. Бармак уены 2) Умырткалы хайваннарның аяк, тәпи очларындагы өч-биш данәдә тырнаклы чуксыман әгъзалары. Билгеле булганча, тавык дүрт бармаклы. Ә картайган саен, бишенче бармак үсә башлый. С.Рәфиков 3) Бияләйнең, перчатканың кул бармагына кидерелә торган өлеше; бармакча. Алар [күзләр] урынына, уң яктагы энәгә соры йомгактан яңадан 10 күз җыялар. Шулай итеп, баш бармак урыны ясала. Йорт эшләре 4) Музыка коралындагы тел, төймә, клавиш. Анда мин беренче мәртәбә пианино күрдем һәм, музыка мәктәбенең мөдире күрмәгәндә генә, пианино бармакларына баса башладым. Һ.Такташ 5) тех. Машина һәм механизмнарның төрле таякчыклар рәвешендәге детале. [Сафа:] Җиде данә цилиндр, йөз илле данә поршень балдаклары, кырык данә поршень бармаклары --- дип, запас частьларны санап китте. Х.Госман 6) Мулине, тамбур җебе кебек җепләрне үлчәү берәмлеге итеп йөртелгән кечкенә киләп. [Галиябану:] Әтигә ике генә бармак тамбур җебе алырга кушсам, орышыр микән? М.Фәйзи 7) күч. Кагылышы булу, мөнәсәбәт, кемдер ясаган йогынты. Бу афәтләрне тудырган иблис мәлгуньнең каһәрле бармагы талды. Г.Ибраһимов 8) күч. Мәкерле эш. Аларның [Бәйдек байларының] бармагы шулай советка каршы тәмәке белән кызыктыруга хәтле барып җитте. Г.Толымбай ◊ (Үз) бармагы аркылы карау Үзенчә уйлап эш итү, үзе белгәнчә эшләү. Бөтен нәрсәне үз бармагы аркылы гына карарга өйрәнгән Галимә киңәше Хәлимгә йогармы? Г.Гали. Бармагы батмау Нинди дә булса эшкә көче җитмәү, аны башкарып чыга алмау. Бармагын чәйни Эше барып чыкмаганнан, уңышсызлыктан үзен-үзе «ашау», үкенү. Бармагыңны йотарсың Бик тәмле. Бармагы уйнау Астыртын эш йөртү. Ул [Яңгура] үзе беркайчан да көрәшнең алгы планына чыкмады, әмма һәр җирдә аның бармагы уйнады. Г.Әпсәләмов. Бармагы үзенә кәкре, бармагы үз ягына бөгелә Иң элек үз мәнфәгатен алга сөрү, үз хәстәрен генә күрү, үз файдасына эшләү турында. Менә тагын бер тип – Сибгатуллин. Бармагы үзенә таба кәкре, шәхси интереслар – беренче планда. Г.Иделле. (Үз) бармагы шикелле белү Бик якын таныш булу, яхшы белү. Мин аларны [кулакларны] бармагым шикелле беләм. Ф.Сәйфи-Казанлы. Бармак арасыннан агып бетү Кысып кына тотканда да, акчаның яки берәр нәрсәнең күзгә күренмичә юкка чыгуы. Бармак арасыннан кысу Бик чамалап тоту, саранлану. Сәхап --- ашлыкны азлап-азлап, бармак арасыннан кысып чыгарып кына --- тапшыра иде. С.Рафиков. Бармак аша (үтә) карау Бер-бер эшкә салкын, илтифатсыз карау, аны әһәмияткә алмау, игътибарсыз калдыру. Ул эшкә дә хәзер бармак аша карый башлады. М.Җәлил. Бармак башыдай, бармак башы кадәр (хәтле) Кечкенә, вак; аз гына. Хәлим --- ипигә тоз сипте, бармак башы кадәр генәсен сындырып капты. Г.Гобәй. Бармак белән дә чиртмәү Кыерсытмау, җәберләмәү. Бармак белән санарлык Күп түгел, бик аз санда. Авыл бәләкәй иде, андагы торак йортлар бармак белән генә санарлык иде. Н.Фәттах. Бармак буе (буйлыгы) Бик кечкенә, бик кыска. Зыя үзе бармак буе гына булса да, куллары [кубыз уйнарга] бик җиңел килә. Г.Ибраһимов. Бармак имеп (суырып) яту Эшсез, тик яту. Бармак исәбен (дә) белмәү Үтә надан, аңсыз. Бармак йөртү (йөрү) Берәр яшерен йогынты ясау (ясалу); астыртын эш итү. Вәли бай, җир эшләре идарәсендәге агентлары аркылы бармак йөртеп, [совхозның] бөтен байлыгын --- суырып яткан. Г.Ибраһимов Соловкига озатырлар, дип куркышып торганда, Салахиев кайлардадыр бармак йөртте дә, бай котылып калды. Г.Ибраһимов. Бармакка бармак та сукмау Бернәрсә дә эшләмәү, тик яту. [Ялкау] Уңыш көтеп, тыныч ятмакта, Бармакны да сукмый бармакка. Г.Афзал. Бармакка (бармак башына) урарлык (чорнарлык) та юк (урарга да җитми) Бик аз күләмдә, җитәрлек түгел. – Кырыкка җиттең инде, бармакка чорнарлык та акылың юк икән, – дип сөйләнә-сөйләнә, Гөлҗамал кибетнең ишекле ягына юнәлде. Г.Сәгыйров. Бармакка урау (чорнау) Алдау, юләргә калдыру. Бармакны авызга кабу Аптырап яки хәйран калып карап тору. Бу мунчаны күргән һәрбер кеше, гаҗәпләнүдән нишләргә белмичә, бармакларын авызларына кабып, хәйран булып торырлар иде. К.Насыйри. Бармак селкү, бармак янау Кисәтү, куркыту. Милиционер, бәйрәм көн булмаса, штраф чәпи идем, ярый, бу юлга калып торсын, миннән булсын яхшылык, дигәндәй, елмаеп, бармак янады. Р.Вәлиев. [Татар] Бармагын селкеп, сүгеп: «Кайтып керерсең өйгә!» – ди. М.Гафури. Бармак сыймас җиргә сыйрак тыгу Мөмкин булмаган җиргә көч белән керергә, баш тыгарга тырышу. Бармакта (бармак очында) биетү (уйнату) Кешене тәмам буйсындырып тоту, үзе теләгәнчә йөртү. [Исмәгыйль:] Мин Хәлил кебекләрнең унавын бер бармакта биетәмен, беләсезме? М.Фәйзи. Бармактан суыру Уйлап чыгарып, юкны бар итеп сөйләү яки язу. Бармак тешләп калу Табышны, уңышны кулдан ычкындыруга үкенү. Бармак тешләү Аптырап тору, үкенү, белмәгәнлектән, эндәшми тору, аптырап калу, нишләргә белмәү. Белгән – белгәнен эшләр, белмәгән – бармагын тешләр. Мәкаль. Бармак төртеп күрсәтү Мыскыллап күрсәтү, хурлыкка калдыру. Беләм, хәзер бар да бармак төртеп Көлә торгандыр... «Гәрәй – бозау», «Гәрәй – җебегән хатын» Дия торгандыр. М.Җәлил. Бармак уены уйнау Кешене шаярту. Бармак чуты Кара хисап. Зур-зур каралтыларны, артезиан коесы кебек катлаулы биналарны бармак чуты һәм күз чамасы белән генә эшләп булмый. Г.Ахунов. Бармак хисабына да тулмый Бик аз. Бармак шартлатып Курыкмыйча, искә дә алмыйча, һич шикләнүсез. Бу шахтада сикерә-сикерә, бармак шартлатып эшләргә була. Менә җир асты челтәрләнгәч, хәтәргә әйләнә. М.Гафури |