БАРЛЫ’-ЮКЛЫ с. 1) Игътибар итмәслек, кечкенә, аз, җитәрлек булмаган; аз-маз. Башының үтереп чатнавы гына барлы-юклы акылын җыярга мәҗбүр итте. К.Миңлебаев. Ул аны тапкан, үстергән, үз авызыннан өзеп, барлы-юклы ризык-нигъмәте белән туендырган, үзе кимичә киендергән. Н.Хәсәнов. Җитмәсә тагын, шул барлы-юклы өч бәпкәне сакларга әни мине китереп тыкты. Ф.Хөсни

2) Начар, бердәнбер, бик тузган. Җитмәсә, нәкъ шул вакыт үзебезнең барлы-юклы орудиебез дә атудан туктады. А.Шамов. Дулкын ничә тапкыр күмеп киткәндер, барлы-юклы кием чыланды, колакларга су тулды. Тәмуг чәчәге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә