БА’РЛЫК II а. Предметларның җыелмасына бербөтен итеп күрсәтә торган билгеләү алмашлыгы; бар, барча, һәммә. Көлемсәрне тирә-яктагы барлык нәрсә иркәли, ихтирам итә иде кебек. М.Хәсәнов. Шуңа күрә дә монда барлык төр ерткычлар, киек кошлар, курыкмыйча, үзләренә оя ясыйлар, бала чыгаралар, бала үстерәләр иде. Н.Фәттах. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән һәм алтмыштан артык илдән меңнән артык делегат катнашты. Сөембикә

◊ Барлык педальләргә басу Бөтен көчкә тырышу, барлык мөмкинлекләрдән дә файдалану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә