БАРЛЫ’К I и. 1) Берәр нәрсәнең булуы, бар булу сыйфаты; киресе: юклык. Тукай үзенең миңа сөйлисе сүзләре барлыгын әйтте. Ф.Әмирхан. Ул биеклекләрне яулауда үз хезмәтенең дә өлеше барлыгын сизде. Н.Хәсәнов. Мин шунда Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә, кодрәтенең киңлегенә тулысынча ышандым. Сөембикә. Россия Федерациясе Пенсия фондыннан күпме акчагыз барлыгы, дөресрәге, пенсиягезнең тупланма өлеше турында мәгълүмат язылган хат-кәгазьләрне инде барыгыз да алгандыр, мөгаен. Сөембикә 2) Байлык, җитешлек, муллык. Шушы гаиләнең һәр баласы тормышта үз юлын тапты, матур гаилә корды, өй җиткезде, барлыкта, муллыкта яшиләр. Ә.Галиева 3) Нәрсәгә дә булса бөтен көчне, белемне, тәҗрибәне һәм тырышлыкны бергә туплаган булдыклылык. Эшкә бөтен барлыгын бирү 4) Чынбарлык, яшәеш . Тормыш өзгәләнә, кайный бөтен барлык. Мин генә тик юаш, тып-тыныч. Н.Исәнбәт 5) күч. Җан, тән, эч, күңел. Бөтен барлыгым белән сизеп торам. Р.Ишморат. Әй Туган җир! Туган җир! Барлыгыма сыйган кадәр бар яхшылык җыйган җир! Р.Фәйзуллин. Сөю хисе, йөрәк төбеннән күтәрелеп, аның бөтен тәненә таралды, бөтен барлыгын яулап алды. М.Хәсәнов 6) лингв. Әйтелгәннең булганлыгын, булуын раслый торган грамматик форма; киресе: юклык. Барлыкта төрләнү |