БАРЛА’У I ф. 1) Нәрсәнең дә булса барлыгын тикшереп чыгу. Каршыма килеп чыккан солдатларны күргәч, ымсынып куям: араларыннан сине эзлим, сине барлыйм. Н.Хәсәнов. Вакыттыр җандагы дәрманны барларга. Р.Фәйзуллин. Милли китап репертуарын барлау --- аерым теоретик мәсьәләләрнең хәл ителмәгәнлеге үзен сиздерә башлады. Ә.Кәримуллин. Барлый торгач, ике дистәгә якын төрдәге агач үскәнлеге беленде. Ф.Яруллин

2) Гаскәрдә яки төркемдә составның тулылыгын ачыклау; аныклау. Микола, командирның приказын алу белән, тиз генә взводны җыя, тезә, барлый. М.Җәлил

3) Булдыру, бар итү, табу. Бу хакта хөкүмәтебез уйлана, яңа мөмкинлекләрне барлый. И.Сафиуллин. Быел без, бер төркем «Сөембикә»леләр, язның ак чәчәкләргә төренгән ямьле бер чорында, журнал укучыларыбызны барлап, Самарага бардык. Сөембикә

Барлап алу Кемнең яки нәрсәнең дә булса барлыгын тиз генә аныклау. --- шул ук вакытта үз артымнан килүче Шаһбазны да тиз генә борылып барлап алдым. М.Вәли-Барҗылы. Мин күңелемнән үзем белгән әкиятләрне барлап алам. Т.Мөбарәков

Барлап ату Тиз генә, ашыгыч барлау

Барлап бару Системалы рәвештә, вакытында барлау; һәр очракны барлау. Урман эченнән рәссамны йөзләрчә шүрәле күзәтеп тора сыман. Ул да аларны күрә, мөгезләренә кадәр барлап бара. Р.Зәйдуллин

Барлап бетерү Ачыклау эшен тәмамлау; барысын да барлау. Шәяхмәт белгән бөтен нәрсәне күңеленнән барлап бетергән иде инде – аны чакырып алдылар. М.Мәһдиев

Барлап йөрү Һәрдаим барлау, барлау белән мәшгуль булу . --- ул анда үзенә чын мәгънәсендә лаек урын алгандыр да, хәзер инде, бик сагынганда, Җиргә кайткалап, җыелмый калган ризыкларын барлап йөридер... Җ.Дәрзаман. Ул көн буе печән кибәннәрен барлап йөри. Г.Мөхәммәтшин

Барлап карау к. барлап чыгу. Ләкин, үткәннәремне тагы бер кат барлап карагач, бу миңа ул тиклем үк түбәнлек тә, пычраклык та булып тоелмады. М.Кәбиров

Барлап килү Электән үк, һәрвакыт, эзлекле рәвештә барлау. --- исемдә калган сәхифәләрне, күңелемдә эз калдырган кешеләрне берәм-берәм барлап килә башладым. З.Фәйзуллин

Барлап китү Сүз уңаенда, беррәттән барлау. Бу юлда торган каршылык-киртәләрнең кайберләрен инде барлап киткән идек. И.Низамов

Барлап кую Берәр нәрсәне алдан ук барлау. Кичектерми хәл итүне көтеп яткан эшләремне барлап куйдым. Ф.Дунай. Авылдан китәсе көнне кичтән үк Гөлчирә --- төйнисен – төйнәп, барлыйсын барлап куйды. С.Рафиков

Барлап тору 1) Нәрсәне дә булса даими рәвештә барлау. Эшне, уй һәм фикерне Мансур Хәсәнов башлады, әйтеп торды, эш барышын күзәтеп һәм барлап торды. Г.Ахунов

2) Әле, хәзер, сөйләү моментында барлау. Аларны сафка тезеп озатканда, Айбакты барлап торды. Ш.Маннур

Барлап утыру к. барлап яту. Сәнгать вакчыл түгел, акчаның сукыр тиенен барлап утырмый. Т.Галиуллин

Барлап үтү к. барлап китү. Юл уңаеннан цензорларның да ничек эшләүләрен барлап үтәргә уйладымы икән?.. М.Шаһимәрдәнов

Барлап чыгу Бар булганны, бөтенесен дә берәм-берәм, башыннан-ахырына кадәр барлау. Ә нигә дип, мин сезнең биографиягезне инәсеннән җебенә тикле барлап чыкты дип беләсез? Г.Ахунов. Капитан барысын да барлап чыкты. Тәмуг чәчәге

Барлап яту Әле, хәзерге вакытта барлау. Самохин исә, көнче җан, аның кара тапларын барлап яткан була. Х.Камалов

Барлый бару Һәр очракны барлау

Барлый башлау Барларга тотыну. Ул, Оренбур ягыннан күзен алмыйча, күңеленнән шәһәр белән бәйле истәлекләрен барлый башлады. Ф.Сафин

Барлый бирү Барлауны дәвам итү

Барлый тору Һәрберсен бер-бер артлы барлау. Ул, берәм-берәм, әйберләрен әйтә, ә лейтенант аларны барлый торды. Н.Әхмәдиев

Барлый төшү Бераз барлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә