БАРИТОН и. фр.<гр. махс. 1. 1) Тенор һәм бас урталыгындагы ирләр тавышы. Тик шунысын гына беләм: ул елларда безгә Япония җырчылары килгән иде, триомы, әллә күбрәкме, ирләр, алар тенор, баритон, бас белән «На Ангаре» дигән җыр җырлыйлар иде, һәм бу бездә соклану уята иде. М.Мәһдиев. Матур тенор, баритон белән җырлаучылар да, гитарада уйнаучылар да, чечётка биючеләр дә булды. А.Хәсәнов. Баска якын баритон белән ул, салмак итеп, җырлаган һәр сүзен мәгънәви хис белән сугарып, тамагы авазын җаны белән тыңлап җырлый иде. Р.Харис. Бу җырчы киң диапазонга ия, шунлыктан операларда һәм баритон, һәм тенор партияләрен башкара алган. К.Таҗи 2) Шул тавыш белән җырлаучы. [Җырчы] Ф.Маннапов – баритон. М.Җәлил. Башта баритон чыгып җырлады. Х.Миңнегулов 3) Түбән югарылыкта яңгырый торган тынлы музыка коралының бер төре. Саксофон – баритон 4) Виолончельләр төркеменнән булган кыллы-сызгычлы уен коралы 2. с. мәгъ. Шул тавышка ия булган. Г.Кариев гөрләп торган матур баритон тавышка ия иде. Х.Сәлимҗанов. Аның ягымлы баритон тавышы, микрофон аша көчәеп, бөтен залны биләп алды, күрше күршесен ишетмәс булды. М.Маликова |