БА’РИН и. рус 1) 1917 елга кадәрге Россиядә: җәмгыятьнең өстен катлавына кергән шәхес (дворян, алпавыт, чиновник). [Сөләйман:] Коллык психологиясе!.. Барин шәп... һәммә нәрсә баринныкы, яхшы! Ф.Әмирхан

2) гади с. Шул катлауга гади халыкның мөрәҗәгать итү сүзе: хуҗа, бай. Ярый, ярый, барин, гражданин, ул чагында әбәзәтельне барырмын. Т.Гыйззәт. – Утыр, барин, өеңә илтеп куям, – диде. Т.Миңнуллин

3) күч. сөйл. Үз-үзен тәкәббер тотучы, үзен хөрмәтләгәнне, үзенә хезмәт иткәнне яратучы кеше. [Касыймхан:] Син тәмам барин булдың, Мирзахан. Т.Гыйззәт

4) күч. сөйл. кимс. Аксөяк, кеше җилкәсен кимерүче, эшлексез, тик ятучы. Чыксам, чыннан да Мәдинә апа, сукрана-сукрана, кызыл туфлиләрне юып ята! – Хәшәрәт! – ди, үртәлеп. – Барин булган, әрәмтамак! Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә