БА’РЖА и. фр.<лат. Күп йөк сыйдырышлы яссы төпле судно. Унлап кеше, муеннарына элмәк кигәннәр дә, Иделнең комлы яры буйлап, ниндидер сәүдәгәрнең йөк төялгән баржасын агымга каршы өстерәп баралар. Г.Лотфи. Аның май, нефть белән зәңгәрләнгән суы өстендә пароход, пароходчыклар, баржалар, моторлы көймәләр арлы-бирле йөреп торалар. Г.Толымбай |