БАРЕЛЬЕФ и. фр. сәнг. Яссылык өстенә күпертеп ясалган скульптур сурәт, сын. Монда грек һәм рим колонналары да, Бабил стилендә ясалган капкалар да, Ассирия ысулында эшләнгән барельефлар да күрәсең. В.Юныс. Без --- кызыл ташларга уеп ясалган Ленин барельефына тын гына карап тордык. Г.Мөхәммәтшин. Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов җитәкчелегендә бертөркем каләм әһелләре шагыйрьнең 1 Май мәйданындагы һәйкәленә һәм җәлилчеләр барельефына быел да чәчәкләр салды. Мәдәни җомга |