БАРДАК и. фр. 1) иск. тупас сөйл. Фәхешханә, бордель. Аның белән генә дә чикләнми: «Чабата Җанаш үз өендә бардак оештырып ята», – дип, авыл советына барып әйтә. М.Хәсәнов 2) Тәртипсезлек, хаос. Юк, мин сезгә Шаһсуарзадә түгел. Анархияне, бардак ясап йөрүегезне тиз бетерермен! М.Юныс. Иле белән бардак, яшәү әмәле калмады... Х.Ибраһимов 3) күч. гади с. Бүлмәдәге пычраклык, тәртипсезлек, җыйнаксызлык. Кухняда, өелеп, савыт-саба ята, буш шешәләр, сигарет калдыклары. – Бу нинди бардак?! – мәйтәм. Д.Гыйсметдин |