БАРДА и. 1) Куерык; спирт һәм сыра ясаганда кала торган түп. Кешеләр Ташлытаудагы крахмал заводыннан бәрәңге бардасы ташыдылар. М.Мәһдиев

2) Бөртекле ашлыкларны һәм бәрәңгене – крахмал, чөгендерне шикәр алу өчен кайнатканда калган масса (мал азыгы сыйфатында кулланыла). Ифрат, кара айгырын җиктереп, Тараклы спирт заводына барда алу мөмкинлеген белешергә китте. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә