БАРБАРИС и. фр.<лат.<гар. 1) Барбариссыманнар семьялыгына караган, вак яфраклы, тәлгәшкә тупланган чәчәкле чәнечкеле куак. Бакча ышыклау утыртмаларына имән, барбарис һәм дүләнә агачларын утыртырга ярамый. А.Вәлиуллин 2) Шул куакның куе кызыл төстәге ачы, вак, озынча җимешләре. Барбарис – әмир ярысы – эссе авыруга, эссе бизгәккә, тир сырхавына дәва. К.Насыйри |